Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин яшь белгечләр белән очрашты

2016 елның 26 августы, җомга

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәгариф өлкәсендә эшләячәк яшь белгечләр белән очрашты. Яңа уку елында өч белгеч - Илзир Гыйрфанов, Карина Иванова, Минзилә Шәйәхмәтовалар эшкә керешәчәк.

Фердинат Мидхәт улы тәрбияче яки укытучының кеше тормышында нинди зур роль уйнавы турында сөйләде. Район башлыгы яшь белгечләргә эшләрендә уңышлар теләде һәм истәлек бүләге тапшырды.

-Гыйрфанов Илзир Минәгъдәс улы  физик культура академиясен тәмамлаганнан соң Күтәмә урта мәктәбенә физкультура укытучысы  итеп билгеләнгән;

-Иванова Карина Сергеевна  Казан федераль университетын тәмамлаган, Чирмешәннең "Ромашка" балалар бакчасында эшләячәк;

-Шәйәхмәтова Минзилә Рафик кызы Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаган, Чирмешәндә "Ландыш" балалар бакчасында татар теле укытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International