Кадерле укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Чын йөрәктән сезне яңа уку елы башлыну һәм Белем көне белән тәбрик итәм!
Кадерле укучылар һәм педагоглар! Сезне бу шатлыклы көн - яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм. Җәй көне сез яхшы ял иткәнсездер, хәзер яңа көч белән зур үрләр яуларсыз дип ышанып калам.
Бу уку елы сезгә яңадан-яңа уңышлар алып килсен. Яңа уку елында бары уңышлар гына телим.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.