2016 елның 30 августында Чирмешәндә Республика көнен бәйрәм иттеләр. ТР Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республика Президенты Рөстәм Миннехановның котлавын укыды.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чирмешәнлеләрне бәйрәм белән тәбрик итте, республикада эшләп килүче программалар белән таныштырды.
Традиция буенча быел даРеспублика көнендә яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар. Бу көнне 69 яшүсмер паспортлы булды.
Чара артистарыбыз һәм Самара өлкәсеннән килгән кунаклар чыгышы белән дәвам итте.