Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне уңаеннан чаралар узды. Петр Семенович Курасанов исемендәге беренче санды Чирмешән мәктәбендә Белем көнендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Минһаҗев катнашты.
Яңа уку елында Чирмешән районындагы 26 мәктәптә 2328 укучы белем ала. 207 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән. 11нче классларда – 118, 9нчыда 263 укучы укый. 2015-2016нчы уку елында районның мәгариф учреждениеләрендә 551 педагог эшләгән, шул исәптән 447се мәктәпләрдә, 105 кеше мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, 11се – методист.