Шәйхетдинова Фатыйма Галәүтдин кызын 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән дә котлаулар кабул итте

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 31 августында Шәйхетдинова Фатыйма Галәүтдин кызы 95 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьләләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова,  район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвкать Фаттахов барды.

Рәмзия Долгополова РФ Презеденты В.В.Путинның котлау хатын тапшырды, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге ирештерде, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International