Мирсәет Кәбиров аеруча куркыныч экстремист-җинаятьчене тотканда һәлак булган беренче татарстан милиционеры.
2016 елның 3 сентябрендә Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында якташыбыз М. Кәбиров истәлегенә шашка турниры үткәрелде. Мәдәният йорты директоры Л.Хөснуллина Мирсәет Кәбировның батырлыгы турында сөйләде. Әгәр без аны онытмасак ул безнең белән яши.