2016 елның 5 сентябрендә РФ собраниесенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатына кандидат Айрат Хәйруллин һәм Ольга Павлова райпо һәм район үзәк больницасы хезмәт коллективлары белән очраштылар.
Очрашу барышында кунаклар Республикадагы һәм гомумән илдәге икътисади хәл белән таныштырдылар. Айрат Хәйруллин, үзенең чыгышында, 18 сентябрьдә узачак сайлауларның мөһимлеген ассызыклады.