8 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә ветераннар арасында "Балкыш"-"Сияние" үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Республика IV смотрының төбәк туры узды. Безнең район смотрда актив катнашты. "Ивушка" вокал ансамбле, Вера Захарова, Валентина Кандрова исемендәге ветераннар ансамбле, Рауф Җиһаншин, Рахилә Шакирова, Рушания Шакирова һәм Мингосман Мортазиннарның чыгышларын алкышларга күмделәр. Гала-концерт Казанда узачак. Нәтиҗәләр якын көннәрдә билгеле булачак.