"Татарстанның алтын дагасы" туристлык маршруты безнең район аша да уза. 10 сентябрь көнне Чирмешәнгә Әлмәт һәм Мәскәү шәһәрләреннән туристлар килде. Экскурсияне оештыручы Валентина Витальевна иң элек туристларны Чирмешән крепосте (тарихи вал) белән таныштырды.
Ул 1731 елда төзелгән, ә аңа нигез 1717 елда салынган.
Кунакларны районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары да каршы алды.