«Бердәм Россия» 10 сентябрьдә, шимбә көнне, Чистайда «Татарстан командасы» гомумреспублика форумына йөзләгән фикердәшен җыйды. 50дән артык җәмәгать оешмасы вәкилләре, 45 җирле үзидарә советыннан делегатлар һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән әлеге партия идеяләрен яклаучы тарафдарлар җыелган иде.
Форумда «Бердәм Россия» Үзәк башкарма комитетының партия тарафдарлары һәм җәмәгать оешмалары белән аралашуны тәэмин итү департаменты җитәкчесе Cергей Полозов, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Чистайда үткән форумда республика халкына хәзер бигрәк тә бердәм булырга һәм Татарстанның Дәүләт Думасында көчле команда формалаштыруда катнашырга кирәклеге ныгытып әйтелде. Татарстанда 18 сентябрьдә сайлауларга никадәр күп кеше килсә, федераль парламентта Татарстан позициясе шулкадәр көчле булачак.
«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына булган Татарстан кандидатлары форумда наказлар китабын алды. Наказлар җыелмасы мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә тупланган. Алар 300 дән артык торак пунктларда булып, республика халкыннан җыелган 3 меңләп мөрәҗәгатьтән формалашкан.