Бүген, 2016 елның 13 сентябрендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте. Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район үзәк больницасы шәфкать туташы Камил Гайсина район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә яңа җитәкче Анна Минхәйдәрова билгеләнде.
Утырышта катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге мәгълүматлар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар.