Чирмешәндә матур, кызыклы урыннар күп. Анда ял итү өчен генә түгел тарих белән танышырга да киләләр. Парклар һәм скверлар көне кысаларында мемориаль үзәк беренче Чирмешән мәктәбенең 4а класс укучылары өчен Җиңү паркында һәм күл буендагы паркта экскурсия уздырды. Укучылар паркларның барлыкка килү тарихлары белән таныштылар. Балаларның кайберләрен хәрби техника, икенчеләрен күлнең тарихы кызыксындырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.