Рәхмәт сиңа, Сафура апа

2016 елның 30 сентябре, җомга

Яшәүче авылында гомер итүче Сафура апа 30 ел фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшләгән.

-Мин 1937 елның февралендә Саклык поселкасында (ул хәзер юк инде) туганмын, - ди Сафура апа. - 1956 елда Яшәүче егетенә кияүгә чыктым. 1965 елда фельдшер-акушерлык пунктына санитарка булып урнаштым һәм 30 ел шунда эшләдем. Эш шартлары авыр булса да хезмәтемне яраттым. Гомер буе әтәчләр белән бергә,  иртәнге 4тә торып эшкә ашыктым. Фельдшер һәм авырулар килгәнче мич ягып бинаны җылытырга кирәк иде. Утынны да үзебез әзерләдек, җәй көне айлар буе урман кисеп, утын кисә идек.  Ул вакытларда бер тапкыр кулланыла торган шприцлар юк иде, аларны һәр көнне кайнаттык.  Шул ук вакытта безне колхоз эшеннән дә азат итмәделәр, 3әр гектар чөгендер эшкәртә идек.

Сафура апаның медицина белеме юк.  Шулай да аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп була. Поселок район үзәгеннән ерак урнашкан, ә чир теләсә кайсы вакытта килә. Сафура апага бәбәй әбисе булырга да, теш алырга да туры килә. Яшәүчелеләр аңа бик рәхмәтле.

Аның тормышы - бу кечкенә поселокның тарихы.  Авыр тормыш елларында, авыр шартларда халыкка ярдәм итәргә ашыкканнар.

Врач-статист Минеголова З.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International