Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатынад яшәүчеләрне котладылар

2016 елның 30 сентябре, җомга

1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә 1992 елдан башлап көзнең матур көнендә өлкәннәрне хөрмәтлиләр. 28 сентябрь көнне балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары өлкәннәр  һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче өлкәннәргә бәйрәм концерты күрсәттеләр. Биредә яшәүчеләр һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Укучылар өлкәннәргә сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International