Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге авыр тормыш хәлендә калган, социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Чистай шәһәрендәге "Раздолье" сәламәтләндерү лагерена 6 юллама барлыгын хәбәр итә.
Юлламалар бушлай бирелә. Смен 2016 елның 27 октябрендә башлана. Бару - кайту бушлай. Смена 21 көн дәвам итә. Теләүчеләр район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә яки 2-54-89, 8-927-450-69-35 номерларына шалтырата алалар (Илдус Мәссаров).