«Твоя пятерка безопасности» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция барышында полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларына барып башлангыч класс укучыларына үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлата.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор - полиция капитаны Чулпан Мөбәракшина беренче Чирмешән мәктәбендә 1 класс укучылары алдында чыгыш ясады.