2016 елның 7 октябрендә Казанда “Пирамида” комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана уздырылды. Халыкара һөнәри бәйрәмдә Татарстанның меңнән артык педагогик хезмәткәре, шул исәптән мәгариф идарәләре һәм бүлекләре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, иң уңышлы мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Тантанада республика Премьер-министры Илдар Халиков педагогик хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. “Бу олы, күренекле бәйрәм бөтен республика өчен мөһим, чөнки һәр гаиләдә укучы булган балалар, оныклар бар. Мин үзем укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә безнең гаилә өчен һәрвакыт көтеп алынган һәм яраткан көн булды. Һәм укытучы язмышына никадәр борчу һәм шатлык-куанычлар төшкәнен мин ишетеп кенә белүчеләрдән түгел, - диде ул. - Газетадан яки телевизордан синдә тәрбияләнгән баланың спортта, мәдәнияттә, мәгарифтә яки фәндә яңа казанышларга ирешүен белгәч, - шатлык. Мондый шатлыклар сезнең хезмәтегез республиканың бүгенгесе генә түгел, туачак көне дә икәненә тагын бер раслама ул”.
Аннары ТР Премьер-министры мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Укытучыларны хезмәтләре өчен шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да котлады. “Без Укытучы Галиҗәнабләре алдында башыбызны иябез. Татарстанда һәркем уңышлы булырга тиеш, һәм бигрәк тә укытучы, чөнки шундый педагог кына перспективалы укучы тәрбияли ала. Рейтингларга эләгү, яхшырак, сыйфатлырак белем һәм тәрбия бирүдә ярышларда, көндәшлектә җиңү – ул бик зур хезмәт”, - диде сәламләү чыгышында.
Шулай ук рәхмәт һәм Укытучылар көне белән котлау сүзләре ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тарафыннан да әйтелде.
Тантанада узган уку елында “Сыйфатлы белем өчен” рейтингы нәтиҗәләре буенча республиканың 30 база мәктәбе бүләкләнде. Һөнәри белем бирү оешмалары, кадет мәктәпләре, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшли торган учреждениеләрнең иң яхшы җитәкчеләренә хөрмәт күрсәтелде. Республиканың һөнәри конкурслары призерлары төрле номинациядә бүләкләнде.
Кадет мәктәп-интернаты җитәкчеләрен дә хөрмәтләделәр. "Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф оешмасы" номинациясендә Чирмешән кадет мәктәп-интернаты директоры Сөләйманов Рафаэль Габделхәй улы җиңүче буларак бүләкләнде.
“Теләсә кайсы кешенең уңышы, нигездә, - баланың сәләтен, талантын вакытында күреп алып, үсеш өчен дөрес юнәлеш биргән укытучыларының казанышы. Иң шәп укытучыларыбыз бәрабәренә республикабызның горурланырлык әйберләре бар”, - диде тантананы йомгаклап ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.