Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Сергей Есенин иҗатына багышланган әдәби сәгать уздырдылар. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар, презентация күрсәттеләр. Биредә яшәүчеләр бик теләп уку өчен китаплар алдылар.