Чирмешән балалар китапханәсендә беренче Чирмешән мәктәбенең 4 класс укучылары белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле чара үткәрделәр. Электрон презентация ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Чарага чакырылган ЮХИДИ инспекторы Шәкуров Р. юлдагы саклык чаралары турында сөйләде, юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгы турында буклет һәм газеталар таратты. Укучылар бик теләп табышмакларга җавап эзләделәр, ә аннан соң китап күргәзмәсе белән таныштылар.