Күп квартиралы йортларда быелга планлаштырылган капиталь ремонт тәмамланып килә.
Якын көннәрдә Советская, 53 һәм Техническая, 30 һортларында тамбурга өстәмә ишекләр куячак.
2016 елда күп квартиралы йортларга ремонт үткәрү өчен 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Барлыгы биш йорт (Совет урамы, 49 һәм 53нче йортлар, Техническая, 30, Титов, 13, Татарстан, 3) ремонтланды.
Совет урамындагы 3нче һәм Татарстан урамындагы 1нче йорт 2017 елда капиталь ремонт программасына кертелде, бу максатларга 2 миллион 204 мең сум акча каралган. Әлеге йортларның подъездларын яңарту планлаштырыла.
"Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.