2016 елның 14 октябрендә район мәдәният йортында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада күптән түгел сабыйлары туган 9 яшь әни сертификатлы булды.
Күптән түгел сабыйлары туган аналар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Әлеге документларны тапшырганда Пенсия фонды идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Михаил Васильев 2016 елда ана капиталының күләме 453026 сум икәнен исләренә төшерде. 2016 елда сертификат алучылар бер тапкыр бирелүче 25 мең сумны да ала алалар.
Яшь әниләрне район ЗАГС идарәсе начальнигы Наталья Карпова һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да котлады.