Бүген, 2016 елның 17 октябрендә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Утырышта катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге мәгълүматлар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар.
2016 ел башыннан район административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 81 гражданга карата беркетмә төзегән, 120 мең 500 скм штраф салган. Шуның 107 мең 500 сумын түләгәннәр. Административ комиссия һәр көнне авыл җирлекләрендә була, ел башыннан барлыгы115 тапкыр чыкканнар.
Чирмешән муниципаль районы хәрби комиссариаты Дмитрий Палаткин көзге чакырылыш компаниесенең барышы турында сөйләде. Беренче төркемдә 4 егет 2016 елның 18 октябрьдә юлга кузгала. Көзге чакырылышта план буенча 45 никрут озатылырга тиеш.