15 октябрьдә район мәдәният йортында беренче татар балетмейстеры Гая Таһированың 110 еллыгына багышланган “Шома бас!” татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды. Әлеге бәйгедә балалар сәнгать мәктәбенең "Жемчужинки", "Конфетки", "Росинки" хореография коллективлары дипломант булдылар.