Күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр эшләре тәмамланды һәм алар быел кирәкмәячәк техникаларны, тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую эшенә керештеләр.
"Сөлчә" һәм "Илхан" хуҗалыклары бу юнәлештә яхшы эшли, күпчелек техникалары кышкы саклауга куелган. "Сөлчә"дә инде тырмалар ремонтлап беткән, чәчкечләрне тәртипкә китерә башлаганнар.