"Киләчәккә билет" исемле республика конкурсының беренче сайлап алу туры тәмамланды, бу иншалар конкурсында 7-10 класс укучылары көч сынашты.
Камиссия беренче этапта җиңүчеләрне билгеләде: Шарапова Динара Илгиз кызы (Чирмешән лицееның 7 класс укучысы), Евдокимов Андрей Анатольевич (Әккәрәй мәктәбе, 7 класс), Игнатьев (Иске Элмәле мәктәбе, 7 класс).
Җиңүчеләр Республика дәрәҗәсендә - икенче этапта көч сынаша. Нәтиҗәләр 2016 елның 30 ноябреннән соңга калмыйча билгеле була. Нәтиҗәләр министрлык сайтында http://mtsz.tatarstan.ru/ урын алачак.