Районда социаль куркыныч 7 гаиләгә янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштырыла башлады. Бу эш район социаль яклау бүлеге һәм янгын-коткару бүлеге белән берлектә оештырыла.
Эш барышында белгечләр тарафыннан акт төзелде, янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре үткәрелде, буклетлар таратылды.