Чирмешән районында иң яхшы бизәлгән яңа ел мәйданчыгына конкурс игълан ителде

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрьнең беренче яртысында ук район үзәгендә, авыл урамнарында Яңа ел рухы сизелә башлады. Оешмалар, учреждениеләр үзләренең территорияләрендә чыршылар бастырып, аларны бизәү, кар сыннары ясауны дәвам итәләр.
Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар – боз сыннары белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр ике төркемдә: район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк.

Конкурс җиңүчеләренә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бу бәйгегә тулаем 100 мең сум акча бүленә. Конкурсның нәтиҗәләре белән аңа йомгак ясалгач, район газетасы битләрендә һәм газетаның сайтында танышып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International