14 мартта Россиядә православие китабы көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханәнең уку залында “Через книгу – к истокам православия” исемле дини аралашу сәгате узды. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Китапханәчеләр Россиядә китап басылу тарихы белән таныштырдылар. Чарада Чирмешән округы Благочинные Серафим Карпухин да катнашты.