Район хуҗалыкларында март башыннан үзара тикшерү бара, терлекләрнең ничек кышлавын, трактор һәм авыл хуҗалыгы техникаларының ремонтын, чәчүлек орлык әзерлеген карыйлар.
"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә техникаларның язгы эшләргә әзерлеге югары дәрәҗәдә, урып-җыю эшендә кулланылачак техникалар ремонтына керешкәннәр. "Сөлчә" җәмгыятендә һәм "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш начар оештырылмаган, язгы чәчүгә орлыклары җитәрлек.
Үзара тикшерү "Андреевка", "Авангард", "ҮтәмешАГРО" җәмгыятләрендә, "Варкичев", "Камалова Р.", "Митяев", "Горбатов", "Ибәтуллин", "Шәйхетдинов Р. Р." "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларныда узды. Бу хуҗалыкларда язгы эшләргә әзерлек бара.
Үзара тикшерү дәвам итә.