Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр тыныч яши, тормыш өчен бөтен шартлар тудырылган. Һәр кеше үз эше белән мәшгуль. Алар телевизордан кызыклы тапшырулар карый, төрле өстәл уеннары уйныйлар, кул эшләре эшлиләр, китаплар, газета-журналлар укыйлар. Биредә яшәүчеләр бер-берсенә кунакка йөрешә, дус, тату яшиләр.