2017 елның 16 мартында Чирмешән муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү буенча комиссия утырышы узды. Комиссия утырышы район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләшин рәислегендә узды.
Комиссия утырышына район Советы аппараты җитәкчесе Василий Мошков, район Сосетының юридик бүлек начальнигы Татьяна Рунова, район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова, Лениногорск районара тикшерү бүлекчәсе следователе Сергей Самойловлар чакырулы иде.
Утырышта район территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау чараларын активлаштыру, ирекләре чикләнгән урыннардан кайтучы гражданнарны һәм балигъ булмаганнарны эшкә урнаштуру турындагы сораулар тикшерелде, тиешле карарлар чыгарылды.