Чирмешән муниципаль районы шәхси эшмәкәрләре белән очрашу

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районы шәхси эшмәкәрләре белән очрашу.

Беренче очрашу 2017 елның 16 мартында, эшмәкәрләр теләге белән, авыл җирлеге  башкарма комитетының актлар залында узды.

Чираттагы очрашу 2017 елның 21 мартында район Советының утырышлар залында үтте. Очрашу район башкрма комитеты җитәкчесенең икътисади сораулар буенча урынбасары Марат Әһлиуллин җитәчелегендә узды. Утырышта ТР буенча 16нчы санлы  Россия МРИ ФНС оператив контроль бүлекчәсе начальнигы Вильсон Сөләйманов, "Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы Сәүдә-Промышленность Палатасы" Союзы Президенты Рөстәм Латыйпов катнашты.

Очрашуда эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар таптылар. Мондый очрашуларны киләчәктә дә  айга бер тапкырдан да кимрәк үткәрмәскә килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International