Язгы каникул көннәрендә Туган як тарихы музееның ишекләре ябылып тормый. Шул көннәрдә генә дә музейга 40тан артык укучы килде. Биредә аларга заллар буенча экскурсия уздырыла, балалар экспонатларны кызыксынып карыйлар, бигрәк тә аларга "Чирмешән крепосте" залы ошый.