Мемориаль үзәкнең Бөек Ватан сугышы залында якташ-ветераннарыбызның истәлеге мәңгеләштерелгән, ә керү залында Әфганчы якташларыбызныкы. Язгы каникул күмәк-мәдәни чаралар өчен иң уңайлы вакыт. Лагерка мәктәбе укучылары өчен "Барысы да безнең хәтердә" исемле музей сәгате уздырылды. Башлангыч класс укучыларына "Безнең хәтер мемориалы" исемле экскурсия оештырылды.