Бүген, 2017 елның 27 мартында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Галимов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Юрий Уламасов, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Минголов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция эше хезмәте начальнигы Расих Шәфыйков чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Василий Мошков, Илнар Минһаҗев, Мирзаһит Гатиннар шәхси сектордан сөт сату турында сөйләделәр.