Балалар китаплары атналыгы кысаларында үзәк балалар китапханәсендә "Китап - иң яхшы дус" исемле әдәби бәйрәм узды. Китапханәчеләр балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, китапханәнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннан соң кызыклы конкурслар, уеннар, викториналар оештырылды, китапханәнең иң яхшы китап укучыларын бүләкләделәр.