Татарстанда санитар-экологик икеайлыкны уздыруга 5-6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Бу акча төрле чаралар һәм конкурслар уздыруга юнәлдерелгән. Чынлыкта исә, бюджетны санап карасаң, чыгымнар суммасы күпкә күбрәк, чөнки транспорты, кирәк-яраклары да кирәк”, - дип белдерде министр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында актив татарстанлылар арасында “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчасы өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-биологик үзәкләр өчен) номинацияләре буенча конкурслар уздырылачак. “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы” бәйгесе кысаларында иң актив мәктәпләр һәм балалар бакчалары үз территорияләрен ямьләндерү өчен үсентеләр алачак, бу исә өстәмә җәмәгать киңлекләре булдырачак.
Фәрит Габделганиев санитар-экологик икеайлык чорында барлык муниципаль берәмлекләргә чүплекләрне юк итү юнәлешендә калыплашкан эш оештыру заруриятен ассызыклый. “Йорт ишегалларын, мемориаль паркларны, скверларны, ял базаларын, бакчачылык ширкәтләре территорияләрен чүп-чардан чистартырга кирәк”, - дип белдерде ул. Казан, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында чүп җыю өчен контейнер мәйданчыкларын капиталь ремонтлау буенча эш планы төзелгән. Министр бу эшләрнең санаулы көннәр эчендә үтәлергә тиешлеген әйтте.