Чирмешән районында тантаналы шартларда мәктәп спорт залын һәм авыл клубын ачтылар

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген, 2017 елның 28 мартында, Чирмешән районында тантаналы шартларда  ике объект -  беренче Чирмешән мәктәбендә спорт залы һәм Әмир авылында клуб ачтылар. Бу чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты.

Беренче Чирмешән мәктәбе һәм кадет мәктәп-интернаты укусылары инде берничә ел бер үк спорт залда шөгыльләнде. Мәктәпкә спорт залы кирәклеге турындагы проблема авыл җыенында еш күтәрелде. Хәзер бу проблема чишелде.

Бүген тантаналы шартларда беренче Чирмешән мәктәбенең яңа төзелгән спорт залы ачылды. Бу спорт залында физкультура дәресләре генә түгел, район ярышлары да уздырырга була.

Әмир авылы халкы республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтле.

2016 елда авылда барлык стандартларга да туры килгән күп функцияле үзәк төзеделәр. Әлеге бинада  башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан.

Ә бүген биредә, капиталь ремонттан соң, авыл мәдәният йортын ачтылар. Бу уңайдан мәдәният йортында үзешчәннәр авыл халкына концерт тәкъдим итте.

Төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен Давид Киракосян җитәкләгән "Арстрой" җәмгыяте  алып барды. Төзелеш эшләре оешмасының төзүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International