Чирмешән җире талантларга бай. Алар арасында язучылар һәм шагыйрьләр дә күп. Чирмешән язучыларының 70тән артык китабы бар, аларның күбесе үзәк китапханәдә дә урын алган. Күп кенә китап авторлары быел юбилейларын билгеләп үтәләр. Үзәк китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында "Тормыш буйлап китап белән" исемле чара уздырдылар. Китапханәчеләр якташ язучыларыбыз иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләрен укудылар, китаплар бирделәр.