Туган як тарихы музеенда март башыннан бирле "Халык иҗаты" күргәзмәсе" эшли. Биредә берничә буын хатын-кызларының кул эшләре урын алган. Бу эшләрне карагач әби, әниләребезнең фантазиясенә, сабырлыкларына һәм осталыкларына тагын бер кат сокланасың. Монда үсеп килүче яшь буын вәкилләренең дә эшләре булуы куанычлы.