29-30 мартта Иске Элмәле авыл мәдәният йортында "Чувашларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклау буенча авыл мәдәни-ял оешмалары эшчәнлеге: проблемалары һәм киләчәге" темасына мәдәният-ял оешмалыры хезмәткәрләренең республика семинары узды.
Семинарда сигез районнан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Спас, Чирмешән мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Мәдәният хезмәткәрләрен чуваш халкының гореф-гадәтләрен сакларга өйрәттеләр, мастер класслар күрсәттеләр. Кунакларны Яңа Элмәле, Ульяновка, Сосновка авыллары мәдәният учакларының эшчәнлеге белән дә таныштырдылар.