Чирмешән районы яшь гвардиячеләре туган як тарихы музее белән берлектә "Җир - безнең йортыбыз" исемле квест-уен уздырдылар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

30 март - Бөтендөнья Җир көне.

Чирмешән районы яшь гвардиячеләре туган як тарихы музее белән берлектә "Җир - безнең йортыбыз" исемле квест-уен уздырдылар.

Чараның алып баручысы  балаларга экология проблемалары һәм аңа сакчыл караш турында сөйләде. Аннан соң укучылар ике командага бүленде һәм аларга юл күрсәткечләр бирелде. Укучылар һәр станциядә бирелгән биремнәрне үтәделәр. Уен ахырында җиңүче командага грамота һәм бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International