Район үзәк больницасы хезмәткәрләре Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышлап түгәрәк өстәл уздырды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бүген Чирмешән район үзәк больницасында  Бөтендөнья туберкулезге каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Туберкулез – һава-тамчы юл белән иярүче йогышлы авыру. Аны Кох таякчыклары дигән микобактерияләр кузгата. Сакланмасаң, вакытында тиешенчә дәваланмасаң кеше үлеп китәргә дә мөмкин.
Какрыклы, кайвакыт кан белән йөткерү, тиз ару, хәлсезлек, ябыгу, аппетит булмау, бераз тән температурасы күтәрелү – болар туберкулезның беренчел билгеләре.
Әлеге чирдән саклану өчен яхшы туклану, саф һавада ешрак булу, тәмәкедән, алкогольдән тыелу, өйне чиста, коры тоту, гигиена таләпләрен үтәү, кулларны ешрак юу зарур. Иң мөһиме - кимендә елга бер тапкыр флюорография тикшеренүе узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International