Иске Элмәледән Захарова Мария Васильевнаны Россия Президенты исеменнән 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
Мария Васильевнаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Юрий Уламасов котлады. Рәмзия Шакировна РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп истәлек бүләге тапшырды.
Мария Васильевна Ульяновка авылында туып, үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе һәм дүрт ир туганы яу кырына китәләр һәм кабат туган якларына әйләнеп кайтмыйлар. 12 яшьлек Мария өйдә сукыр әнисе һәм сеңлесе белән кала, колхозда эшли.
Мария Васильевна Иске Элмәле авылына кияүгә чыга һәм ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Мәрхәмәтле, шат күңелле Мария әби улы һәм килене тәрбиясендә яши. Ул 12 оныгының һәм 14 оныкчыгының яраткан әбисе. Мария Васильевна күпләргә үрнәк, туганнары һәм якыннарына терәк һәм киңәшче.