"Аҗаган - 2017"

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Патриотик тәрбия юнәлешендә эшне камилләштерү максатында, 2017 елның 30 мартында, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге "Аҗаган - 2017" хәрби-спорт уенының район этабын уздырды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган уеннарда 10 командада 140 укучы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кадет мәктәп-интернаты беренче булды, аларга диплом, күчмә кубок һәм  5000 сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынга чыккан Ивашкино командасына - 4000 сумлык, өченче урындагы Лашман командасына 3000 сумлык сертификат тапшырылды.

Йөзү эстафетасында Лашманнан Айрат Шәйхетдинов һәм Ләйлә Зөфәровалар ин яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Гимнастика буенча - Евгения Володина (кадет), Ольга Андреева (Ивашкино).

Автомат сүтеп җыюда - Тимур Гусенов һәм Илсөяр Каюмова (кадет).

Пневматик винтовкадан ату буенча - Роман Степченко (Ивашкино), Марина Севастьянова (кадет).

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча -  Роман Миронов һәм Марина Степанова (кадет).

Җиңү яулаган кадет мәктәп-интернаты командасы апрель аенда  төбәк ярышларында район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International