2017 елның беренче кварталында 2100 башкарма эш нигезендә арест салынган.
Татарстандагы бурычлыларның мөлкәтенә 2017 елның беренче кварталында салынган арест 1 миллиард 600 миллион сумны тәшкил иткән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан буенча суд приставларының Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе – баш суд приставы Радик Ильясов җиткерде.
«2017 елда бурычлылар мөлкәтенә 2100 башкарма эш нигезендә арест салынды. Аның гомуми суммасы 1 млрд. 600 млн. сумнан артып китә. Нәтиҗәдә, 216 млн. сумлык мөлкәт бурычны түләттерүчеләргә кайтарылды», – дип белдергән Татарстанның баш суд приставы.