Чирмешән районында Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2016 ел йомгаклары буенча, районның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары ачыкланды.
Район башлыгы карары нигезендә, бу дәрәҗәле бүләккә “Техтранссервис“ җәмгыяте генераль директоры, Чирмешәндә яңа мәчет төзетүче игелекле эшкуар Миндар Әгъләмов, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазин, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллиналар лаек булдылар. Лауреатларга таныклыклар, премияләр, тантаналы шартларда, Габдулла Тукайның туган көнендә - Шигърият бәйрәмендә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International