Гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтү өчен махсус ышаныч телефоны: 8(843)293-24-68

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады. Әлеге хезмәтнең максаты булып гаилә иминлеген пропогандалау, аерылышулар санын киметү, гаилә һәм никах институтын ныгыту тора.

Һәр көнне, тәүлек әйләнәсе консультация бирелә.

Гаиләдә нинди генә авыр хәл булмасын, һәрвакыт диярлек яхшы, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калу мөмкинлеге бар. Шалтыратыгыз безгә, һәм без бергә чыгу юлын табарга тырышырбыз...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International