7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Район үзәк больницасы бу көн уңаеннан "түгәрәк өстәл" оештырды. Чарада район оешмалары хезмәткәрләре катнашты. "Түгәрәк өстәл" барышында "Депрессия һәм аның белән көрәш" темасына видеоролик күрсәтелде, буклетлар таратылды.