Бүген, 2017 елның 10 апрелендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Салахов, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдус Мәссаров, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Василий Мошков, Мирзаһит Гатиннар шәхси сектордан сөт сату турында сөйләделәр.
2017 елның 1 апреленнән республикада чисталык икеайлыгы старт алды. Бу вакытта районда урамнарны, юл буйларын, йорт тирәләрен чистартырту, яшелләндерү бурычы йөкләнде, эшне активлаштыру сорала.